Мы в социальных сетях

Комсомол районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Яңа ел открыткасы» иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Финалда балалар ата-аналар һәм педагоглар белән берлектә башкарылган 46 эш катнашты. Конкурста катнашучылар җепләр, табигый материал, төрле тукымалар һәм башка материаллар кулланып, котлау открыткалары әзерләүдә осталыкларын һәм фантазиясен күрсәттеләр.

Конкурста җиңүчеләр: 1 урын – Рамина Гыйлфанова (113 нче «Непоседы» балалар бакчасы) 2 урын – Афина Шагапова (90 нчы  «Чыршыкай» балалар бакчасы) 2 урын - Милена Капылыгина (4 нче «Веселинка» балалар бакчасы) 3 урын – Самир Садыйков (48 нче  «Винни-Пух» балалар бакчасы) 3 урын – Яна Новикова (3 нче «Әллүки» балалар бакчасы). Җиңүчеләргә Комсомол районы администрациясе грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Чәршәмбе, 19 декабрь 2018, 11:36