Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны – Колчина Зоя Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга 13 комплекс территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Рәфидә Нуриева да кушылды.

Зоя Ивановна Рязань өлкәсенең  Пустань авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Свердловскида шина заводында, сугыштан соң – Сарапул шәһәренең ТЭЦында эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә кайта, анда пенсиягә чыкканчы хат ташучы булып эшли. Зоя Ивановна өч бала тәрбияләп үстерә, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 19 декабрь 2018, 13:26