Мы в социальных сетях

Автокала эшмәкәрләрен семинарларга чакыралар

20 декабрьдә 12:00дән 13:30га кадәр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Товар билгесе: ул сезнең бизнеска ни өчен кирәк?»  темасына семинар узачак. Спикер булып филология фәннәре кандидаты, Казан юридик үзәгенең интеллектуаль милекне яклау буенча белгече, талантлар университетының алдынгы компетенцияләренең тренер-эксперты, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем әгъзасы Әлфинур Латыйпова чыгыш ясаячак. Ул Россиядә товар билгесен ничек теркәргә кирәклеге, шулай ук аны теркәгәндә килеп чыккан каршылыклар турында сөйләячәк. 14:00тән 15:30га кадәр эшмәкәрләргә 2019 елда бизнес өлкәсендә нинди яңалыкларга әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Граждан, арбитраж хокук, банкротлык (бөлгенлек) юридик һәм физик затларның бөлгенлеге өлкәсендәге белгеч Александр Смирнов 2019 елда бизнес җаваплылыгының персонификацияләнгән (шәхси) практикасы үсеше, 2019 елда кадастр бәясе, банклар счетларын блокировкалау темаларына тукталачак.

21 декабрьдә чаллылыларны франчайзинг аша үз бизнесын үстерү буенча семинарга чакыралар. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: https://no-fpp-rt-events.timepad.ru/event/875839/.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 14:11