Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «КАМАЗ» футбол клубы уенчылары һәм  вәкилләре чаллылылар белән очрашты. Автокала җанатарларының күпсанлы сорауларына «КАМАЗ» ФК генераль директоры Айнур Миннеханов, маркетинг бүлеге җитәкчесе Артем Закиров, матбугат атташесы Фидаил Ганиев, «КАМАЗ» ФК футболчылары Владимир Клонцак һәм Руслан Аюкин җавап бирде. Чара «Кунаклар» социаль-белем бирү проекты кысаларында «Ачык диалог» форматында узды.

Кунаклар җыелучыларга профессиональ футбол, клубның бурычлары, перспективалары турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Аудиториянең «Клубның иң яхшы уенчысы кем?» дигән сорауларына: «Иң яхшы уенчы-ул җанатар!» дип җавап бирделәр.

Чәршәмбе, 19 декабрь 2018, 16:45