Мы в социальных сетях

Автокалада ылыслы агачлар сату өчен сәүдә урыннары билгеләнгән. Чыршы базарлары күпчелек  сәүдә үзәкләре янында урнашкан. Барлык эшмәкәрләр дә Башкарма комитет белән килешү нигезендә эшлиләр. Хәзерге вакытта 20дән артык килешү төзелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 11 декабрьдә шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан ылыслы агачлар сату өчен сәүдә объектларын урнаштыру хокукына электрон аукцион үткәрелде.

Чаллы халкы ылыслы гүзәлне «Алан» базары каршында, «Эссен» супермаркеты каршында (Яңа шәһәр, Яшьлек проспекты, 65 микрорайон ягыннан), Мәскәү проспекты буенча 53/21а районында1 нче йорт тирәсендә, Ш. Усманов урамы буенча 1 нче «Антарес» сәүдә йорты, Вахитов проспекты буенча 30/ 05А йортында ( почта каршында) сатып алырга мөмкин. Чыршыларны шулай ук Пушкин тукталышы, Сөембикә проспекты һәм «Пушкинский» сәүдә үзәге арасында, Сөембикә проспекты 51 (45/04) «Связной» павильоны тирәсендә, «Муравейник " СҮ тирәсендә саталар. «Фонтан» СҮ янында 41/16 ягыннан, 32 комплекста «Магнит» һәм «Чаллы икмәге» кибетләре арасында, 62 комплекста ("Единство") артында.

Чыршы базарлары 8:00 дән 20:00гә кадәр эшли.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 10:08