Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Яшьләр белән эшләүнең перспектив стратегияләре» шәһәр конференциясенең икенче этабы кысаларында секцияләрдә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Секцияләр эшендә муниципалитетта яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы барлык ведомстволар һәм структуралар вәкилләре: мәгариф, спорт, эчке эшләр, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр белән эшләү органнары катнашты.

Конференция кысаларында яшьләр эшенең төп механизмнары билгеләнде: яшьләр программалары (проектлар) торышын анализлау, яшьләрнең омтылышлары һәм ихтыяҗларын мониторинглау. Конференция эше кысаларында кабул ителгән карарлар 2019 елда муниципаль яшьләр программасын гамәлгә ашыру өчен база форматлары булачак. Автокалада яшәргә һәм эшләргә планлаштырган яшь чаллылыларга аерым игътибар биреләчәк. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүген яшәү урыны буенча клубларда шөгыльләнүче яшүсмерләр – киләчәктә шәһәр предприятиеләрендә эшләүче яшьләр.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 11:24