Мы в социальных сетях

"Энергетик” мәдәният йортында Чаллы шәһәренең 112 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда ана капиталына 40 400 сертификат бирелгән, 32,5 мең гаилә 12,5 млрд сумнан артык акчадан файдаланган. Аларның күбесе акчаларны торак шартларын яхшыртуга финанс ярдәме итеп юллаган.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 13:00