Мы в социальных сетях

Автозавод районында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре старт алды. Яшь чаллылылар өчен «Орион» яшьләр үзәге “Космик сәяхәт” театральләштерелгән Яңа ел программасын әзерләде. Яшь тамашачылар төрле конкурсларда катнаштылар, Кыш бабайга шигырьләр укыдылар, чыршы утларын кабыздылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм «КАМАЗ» ААҖдән татлы бүләкләр алдылар.

Чаллының Автозавод районында яшәүче ташламалы категорияле гаиләләреннән булган 800дән артык баланы бүләкләр белән тәэмин итү планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 13:23