Мы в социальных сетях

Әлфия Когогина Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш бишенче сессиясе тәмамлануга аңлатма бирде һәм 2018 елның йомгаклау пленар атнасында кабул ителгән кайбер мөһим закон проектларын билгеләде.

Өченче, соңгы, укылышта эчке роумингны юкка чыгара торган төзәтмәләр кабул ителде, бу үз туганнары, якыннары, бөтен Россия буенча хезмәттәшләре белән телефон аша сөйләшкәндә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, цифрлы телевидение техник яктан башкарып булмый торган территорияләрдә яшәүче гражданнарга спутник телевидениесеннән бушлай файдалану мөмкинлеге биреләчәк, ә социаль яктан якланмаган гражданнар өчен спутник комплектларын сатып алу төбәк бюджеты акчалары хисабына компенсацияләнәчәк.

«Мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелде, ул ятим балалар өчен югары уку йортларына кабул итүгә ташламаларны озайта, шулай ук аларга мәктәп елларында ук әзерлек бүлегендә уку мөмкинлеге бирә. Күп фатирлы бер йортта ятим балаларга бирелә торган торак фатирларның санын 25 процент белән чикләүче закон проекты кабул ителде.

Өченче укылышта җәмәгатьчелек сигез ел көткән документ каралды. Ул хайваннарны нинди дә булса сәбәп белән үтерүне, аларны сугыштыруны, хайваннар белән рәхимсез мөгамәләне пропагандалауны тыя.

Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклаучы закон проекты кабул ителде: кулланучылар кредиты килешүе буенча исәпләнгән процент күләменә, шулай ук неустойка, штрафлар күләменә чикләү кертелә, кире кайтару срогы бер елдан артмый, – аларның гомуми суммасы кредитның ярым күләменнән артып китә алмый.

Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты тарафыннан әзерләнгән «Көндәшлекне яклау турында» Федераль законга төзәтмәләр бертавыштан кабул ителде. Шулай итеп, арендага алучылар белән (конкурс яки аукцион үткәрмичә) дәүләт яки муниципаль милекне арендалау шартнамәләрен төзүнең гадиләштерелгән тәртибен (конкурс яисә аукцион үткәрмичә), мондый аренда килешүләре законның әлеге нигезләмәләре үз көченә кергәнче ничек төзелүенә карамастан, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәгән арендаторлар белән (конкурс яисә аукцион үткәрмичә) куллану тәкъдим ителә.

Чәршәмбе, 9 гыйнвар 2019, 15:30