Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КФУның Инжиниринг үзәге чит ил студентлары ассоциациясе форумы мәйданчыгы булды. Автокала мәгариф учреждениеләре укучылары Молдова, Беларусь, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Мисыр, Гыйрак, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Конго, Украина, Нигерия, Таҗикстан кебек илләрдән шәһәрдә чит ил студентларын социальләштерүнең актуаль проблемалары турында фикер алышырга җыелдылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә бирә алды, ул чараның хөрмәтле кунагы булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр башлыгын форумда катнашучылар милли костюмнарда каршы алды.

Студентларны эшкә урнашканда гражданлык алу, автобусларны оештыру мәсьәләләре борчый, алар шулай ук тукталышларда маршрут карталары куюны сорый.

Мэр студентларга укудан соң шәһәрдә калырга тәкъдим итте: «Шәһәр матур, уңайлы, киң проспектлар белән. Безнең автокаланы алга таба төзекләндерү буенча планнарыбыз бар. Без сезнең Чаллыда төпләнүегезне һәм безнең шәһәрне сайлавыгызны, биредә үз язмышыгызны коруыгызны, уңышлы эшләвегезне телибез. Әгәр калырга теләк бар икән, сез КамАЗда да, Haier һәм башка предприятиеләрдә дә кирәкле белгечләр булачаксыз. Бу предприятиеләрдә җитештерү практикасын узу мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Быел КФУның Яр Чаллы институтында рус телен өйрәнергә килгән чит ил студентлары өчен әзерлек бүлеге ачылды. Бүген анда 132 кеше укый. КФУның Чаллы институтында барлыгы 827 чит ил студенты белем ала.

Җомга, 21 декабрь 2018, 08:14