Мы в социальных сетях

Бүген «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә гаризалар карау комиссиясе утырышында өч проектны расладылар.

«Камский настил» ҖЧҖ компаниясе сәнәгать платформаларын һәм коймаларны, йөрү күперен, хезмәт күрсәтүче мәйданчыкларны, төрле баскычларны, склад биналарын, стеллажларны төзекләндерүдә һәм торгызуда кулланыла торган эретеп-ябыштырылучы рәшәткәле настил җитештерергә планлаштыра. Инвестицияләрнең гомуми күләме 90 млн сум тәшкил итәчәк (бәягә өстәмә салымнан башка). Компания 55 эш урыны булдырачак. Уртача хезмәт хакы 36,5 мең сум булыр дип көтелә.

«Рус автомобиле компаниясе» («РУСАК» ҖЧҖ) серияләп универсаль тизйөрешле чылбырлы машиналар ясый башлаячак. Проектның бәясе 90 млн сум, яңа эш урыннары саны - 51. Уртача хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итәчәк.

Йөк автомобильләре өчен автокомпонентларны “Кениг Модуло Чаллы РУ” ҖЧҖ җитештерергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме 125 млн сум. Чимал сыйфатында производствода рулоннар рәвешендәге корыч кулланылачак. Төп чимал белән тәэмин итүчеләр булып König Metall компанияләр төркеменә керүче GT Srl (Италия) һәм PLULO Ps zo.o (Польша) компанияләре торачак, ул алты илнең базарында 100 елдан артык эшчәнлек алып бара һәм металл эшкәртү буенча специальләшә. Биредә уртача хезмәт хакы 68 мең сум булачак дип фаразлана.

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә резидентларының гомуми саны 37гә җитте.

Җомга, 21 декабрь 2018, 09:15