Мы в социальных сетях

Бүген ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонындагы Яңа ел чыршысы утларын кабызды. Әлеге бистәдә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

"Барыгызны да якынлашып килүче 2019 ел белән котлыйм. Яңа ел-ул гаилә бәйрәме, бу көнне без барыбыз да туганнарыбыз, якыннарыбыз, балалар һәм оныкларыбыз белән бергә җыелабыз. Һәм менә бүген бу микрорайонда бер уртак гаилә булып җыелышып, Чыршыны ачарга булдык. Әлеге микрорайонны үз вакытында Сергей Павлович Титов командасы төзеде. Без моны хәтерлибез", - диде мэр.

Быел чыршыны Кәгазьчеләр микрорайонында урнаштыру өчен яңа мәйданчыкны билгеләделәр. Бу юлы урман гүзәле 17/01 йорт янындагы территориядә урын алды. Мэр шулай ук җәй көне әлеге территориядә парк төзергә планлаштырылуын билгеләп үтте.

 Һава торышы  салкын булуга карамастан, бәйрәмгә килүчеләр байтак иде. Чыршыны ачу тантанасына җыелган халыкны фаер-шоу, концерт номерлары, Кыш бабай тамашалары сөендерде.

 Азатлык мәйданында төп Яңа ел гүзәле үзенең утларын 25 декабрьдә кабызачак.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 18:38