Мы в социальных сетях

 Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы "Эколидер" республика конкурсына йомгак ясады. Министрлыкның конкурс комиссиясе көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча комплекслы системаны һәм Чаллы шәһәрендә экологик белем бирүне лаеклы бәяләде. «Торак-коммуналь хуҗалык» номинациясендә беренче урынны алган «СПП ПромИндустрия» компаниясе Чаллыда калдыклардан ахыргы продукция җыю, эшкәртү, утильләштерү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компания шәһәр хакимияте ярдәме белән гомуми белем бирү учреждениеләре белән берлектә калдыкларны аерым җыюны уңышлы гамәлгә кертә, шулай ук белем бирү учреждениеләрендә экологик агарту чаралары үткәрә.

Экологик тәрбия бирүдә мәгариф мөһим роль уйный. Әлеге юнәлешне республика дәрәҗәсендә дә лаеклы бәяләделәр. 57нче лицей "Гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик белем бирү " номинациясендә беренче урынны алды. Хәзерге вакытта Чаллыда һәр микрорайонда калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында макулатура, пластик шешәләр тапшыру буенча ярышлар үткәрелә, ә иң яхшыларына - компания бүләкләр тапшыра.

"Ел эколидерлары" булган предприятиеләрне һәм белем бирү учреждениеләренә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков рәхмәт белдерде. 

Фотолар: Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтыннан алынды.

Шимбә, 22 декабрь 2018, 09:13