Мы в социальных сетях

Үзәк районында «Исәнме, Яңа ел»дип исемләнгән күңелле бәйрәм чарасы узды. Анда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов, шәһәр Советы депутатлары Олег Николаев һәм Эдуард Фәттахов 38 комплекста яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.

Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәм кунаклары белән бергә яңа ел чыршысы утларын кабыздылар. Чыршы Шәһәр Советы депутаты Олег Николаев ярдәме белән 38/13/1 торак йорт ишегалдында урнаштырылды. «Кызыл Тау» мәдәният үзәге артистлары бәйрәм кәефе тудырды.

Бәйрәмдә катнашучылар күңел ачтылар, уйнадылар һәм призлар алдылар. Бәйрәм фейерверкы барысы өчен дә сюрприз булды.

Җомга, 21 декабрь 2018, 09:25