Мы в социальных сетях

Бәйрәмгә  йөзгә якын малай һәм кыз әти-әниләре белән килде. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының тамаша залы сабыйларны, өлкәнрәк балаларны, балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләрне, «Тормыш азыгы» хәйрия фонды вәкилләрен һәм журналистларны җыйды. Әкият персонажлары тамашачыларга төрле кышкы уеннар турында сөйләделәр. "Мәрхәмәтле йөрәкләр берлеге" АКБО һәм «Хастаханә клоуннары» иҗтимагый оешмасы әкият һәм тамаша күрсәттеләр. Балалар бик теләп уйнадылар һәм артистлар белән биеделәр. Кыш бабай киемнәрендә погоннарны күреп, балалар аның Полиция Кыш бабае булуын аңладылар.

Полиция Кыш бабае балаларны һәм аларның әти-әниләрен әйлән-бәйләнгә чакырды һәм бүләкләр өләште. Балалар өчен татлы бүләкләрне «Сәүдә кварталы» сәүдә-күңел ачу үзәге хезмәткәрләре әзерләде. Татлы күчтәнәч һәр балага бирелде. Бәйрәм чарасы «Тормыш азыгы» хәйрия фонды әзерләгән төшке аш белән дәвам итте. Погонлы Кыш Бабай Чаллыда әле 2019 елның 15 гыйнварына кадәр булачак.

Җомга, 21 декабрь 2018, 11:05