Мы в социальных сетях

25 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә "Кунаклар" социаль-белем бирү проекты кысаларында этикет темасына диалог узачак. Яхшы тонның төп кагыйдәләре, ир-атлар һәм хатын-кызларның тәртибе, үз-үзләрен тотышы, теләсә нинди шартларда да хәл белән идарә итү турында Чаллыда беренче «Этикет мәктәбе» җитәкчесе Наталья Лызлова сөйләячәк. Очрашу вакытында кунак чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк, үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм мөһим киңәшләр бирәчәк.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 11:18