Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда тантаналы рәвештә «Дөнья халыклары йортлары» дип аталган төбәк күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә төрле табигать шартларында һәм җир шарының төрле почмакларында яшәүче планета халыкларының торак макетларын һәм үрнәкләрен күрсәтә. Биредә борынгы кешеләрнең, индеецларның, гватемалеецларның торакларын, Хорватия, Көньяк-Көнбатыш Африка, Танзания, Камерун һәм башка җирлекләрдә яшәүчеләрнең торак урынын күрергә мөмкин. Күргәзмә торак формасы буенча төрле материаллар белән генә чикләнмичә, дөнья халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм дини күзаллауларын да күрсәтә.

Күргәзмә кунаклары арасында Мәдәният һәм сәнгать идарәсе, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, экологик оешмалар хезмәткәрләре, Автозавод районының Ветераннар советы вәкилләре һәм «Дөнья халыклары йортлары» конкурсында катнашучылар бар иде. Кунаклар алдында Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы Алмас Идрисов һәм шәһәрнең экологик хезмәт вәкилләре чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 11:08