Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ел эшмәкәре» конкурсының икенче этабы башланды. Конкурс номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс 1 декабрьдә старт алды һәм анда катнашырга 39 чаллылы гариза бирде. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Ел старты», «Профессионал», «Мәрхәмәтле йөрәк» һәм «Уңышка юл». Кайбер катнашучылар конкурс шартлары белән рөхсәт ителә торган берничә номинациядә катнашырга теләп гариза бирде. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты иң күп тавыш җыйган эшмәкәрне сайлап алачак. Моннан тыш, һәр номинациядә бишәр претендент сайлап алыначак. Икенче этапта шулай ук оештыру комитеты әгъзалары тавыш бирәчәк. Алар арасына Сәүдә-сәнәгать палатасы, Башкарма комитет, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре керде.

Катнашучы өчен 25 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://kam.business-gazeta.ru/article/407190?utm_source=chelny&utm_campaign=must-have.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 09:34