Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кереселидзе бульварында Автозавод районы чыршысы үз утларын кабызды. Район халкына һәм шәһәр кунакларына котлау сүзләре белән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова мөрәҗәгать итте: «Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Бу якты, күңелле һәм яраткан бәйрәм. Ул үзе белән иң изге теләкләрне тормышка ашыру ышанычын алып килә!».

Бәйрәм кунакларына «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы үзәге, 3 нче балалар музыка мәктәбе, 23 һәм 40 нчы мәктәп, «Орион» яшьләр үзәге, шулай ук микрорайонда яшәүчеләрнең иң яхшы җырчылары һәм иҗат коллективлары тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук район учреждениеләре арасында «Яңа ел фантазиясе» фигуралары конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Шимбә, 22 декабрь 2018, 10:50