Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йөзләрчә шәһәрләшебез Габдулла Тукай яр буенда Яңа ел тамашасын карарга килде. Балаларның иң яраткан уен мәйданнары, тау һәм боз лабиринтны булды. Өлкәннәр әкият персонажлары белән фотосессия оештырдылар. Яңа ел мәйданчыгын төрле утлар белән балкыган Габдулла Тукай әсәрләре персонажлары бизәде. Яңа ел белән чаллылыларны Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров котлады. Концерт программасында 15 нче балалар иҗат йортының иҗат коллективлары катнашты. Ут тамашасы бәйрәмнең кульминациясе булды. Бәйрәм конкурс уен программасы,призлар һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.

Шимбә, 22 декабрь 2018, 13:06