Мы в социальных сетях

22 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узды: «Төзүчеләр» стадионы каршында, Ипподром территориясендә, «Южный» агросәнәгать паркы һәм «Энергетик» мәдәният сарае алдындагы территориядә.

 «Энергетик» мәдәният сарае алдындагы территориядә Тукай муниципаль районының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәгә шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев та килде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ярминкә мәйданчыкларына чаллылылар  елдан-ел күбрәк йөри. Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта сыер, сарык, кош итләре (каз, үрдәк, тавык), сөт продукциясе, яшелчәләр, ярма, ашлык, камыр ризыклары һәм бәйрәм табынына төрле деликатеслар тәкъдим ителә.

Тукай яр буеның "Төзүчеләр” стадионы каршында һәм Ипподром территориясендә “Яңа ел казы” бәйрәм алды тематик ярминкәләре узды. Яр Чаллыга барлыгы 205 тоннадан артык (22 млн сумнан артык) авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Иртәгә бәйрәм алды ярминкәләре «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданда һәм Ипподром территориясендә узачак. Шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алып, 29 декабрьдә бәйрәм алды ярминкәләре расланган өч мәйданчыкта узачак.

Шимбә, 22 декабрь 2018, 15:05