Мы в социальных сетях

Шишкин бульварында да Яңа ел чыршысы утларын кабызды. Район халкы һәм шәһәр кунаклары өчен «Эврика» мәдәни үзәгенең иң яхшы жырчылары һәм иҗат коллективлары, 7 нче балалар сәнгать мәктәбе, 3 нче балалар хореография мәктәбе чыгышларыннан концерт программасы тәкъдим ителде. Сәламләү сүзе белән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова мөрәҗәгать итте.

Шәһәр Советы депутатлары Айрат Зәйнуллин һәм Юрий Голубев Бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Бәйрәм программасын файер-шоу бизәде. Район мәгариф учреждениеләре арасында «Яңа ел фантазиясе» фигуралары бәйгесендә катнашучылар истәлекле сувенирлар һәм татлы бүләкләр алды.

Автозавод районының төп чыршысы Җиңү паркында 27 декабрь көнне ачылачак.

Якшәмбе, 23 декабрь 2018, 10:25