Мы в социальных сетях

Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2018 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Тормыш сыйфатының төп күрсәткечләренең берсе итеп ул белем бирү дәрәҗәсен билгеләп үтте: "Мәгариф өлкәсе соңгы елларда тотрыклы рәвештә республикада белем сыйфаты буенча иң яхшылардан санала. Бу - Бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңүчеләрнең саны да. Мәктәпләр төзү буенча эш дәвам итте. Без вәгъдә иткәнне үтәдек. Ел саен мәктәп тапшырабыз. 2016 елда, 2017 елда 36 комплекста, 2018 елда Замелекесье микрорайонында зур мәктәпләрнең берсе файдалануга тапшырылды. Дүртенче мәктәп төзелешен дәвам итәбез».

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше РФ һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды.

«Федераль үзәк ярдәменнән башка бүген безнең алда торган бурычларны хәл итү шактый катлаулы булыр иде, ә без федераль дәрәҗәдәге программаларның күпчелегендә катнашабыз. Сәнәгатьне үстерү фонды да, Моношәһәрләрне үстерү фонды да, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар да һәм башкалар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелешенең бер өлеше финанслана. Без беркайчан да баш тарту ишетмәдек, һәрвакыт аңлауга ирештек», – диде мэр.

Быел Чаллыда яңа микрорайоннарда («Яшьлек» торак районының 63 нче микрорайонында, «Замелекесье» торак районының 20 һәм 22 микрорайоннарында, «Яр буе» торак районының 35 микрорайонында, ЗЯБ бистәсенең 14 микрорайонында, Яңа шәһәрнең 14 микрорайонында) алты балалар бакчасы төзелә башлады. Аларда ясле төркемнәре дә булачак.

Шулай ук тугыз балалар бакчасы, ике мәктәп, өч ресурс үзәге, ике яшьләр үзәге, биш яшүсмерләр клубы, өч социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, картиналар галереясы ремонтланды.

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 09:00