Мы в социальных сетях

Узып баручы елның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясап, Наил Мәһдиев Чаллы икътисадына алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

"2006 елда алар алты яки җиде предприятие булса, бүген аларның саны 37гә җитте. Бу-Башкарма комитетның барлык командасы, Ринат Әзһәр улы Абдуллин, Эльдар Фәрит улы Тимергалиев тырышлыгы нәтиҗәсе. Һәр конкрет инвестор белән эшләү нәтиҗәсе. Бу чит ил компанияләре дә, Россия компанияләре дә. Безнең шәһәр өчен бу бик уңай күренеш. Әгәр файдалы булмаса, бу статус өчен РФнең күп кенә шәһәрләре көрәшмәс иде. Бу шәһәр өчен икенче сулыш алу өчен уникаль мөмкинлек. «Яр Чаллы» социаль-икътисадый үсеш территориясе җитди һәм озакка", - дип билгеләде шәһәр мэры.

Быел автокаланың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары булып 20 компания тора, аларның гомуми саны – 37. Шәһәр икътисадына 15 млрд сумнан артык акча инвестицияләнгән, өч меңнән артык эш урыны булдырылган. "Юлда 15 миллиард инвестицияләр аунап ятмый. Алар шәһәр бюджетына 33 млн сум салым күчерделәр. Өч мең кеше эш белән тәэмин ителде. Уртача статистик гаиләгә өч меңне тапкырлагыз. 10 меңгә якын кеше эшле булды дигән сүз», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 09:53