Мы в социальных сетях

2018 елның «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә алданган өлешчеләр темасы да яңгырады. Ел ахырына кадәр Чаллыда алданган өлешчеләр исемлегеннән 81 гаилә күптән көтелгән 65/03 йортында фатир ачкычлары алачак. Мэр ассызыклап үткәнчә, бу республика җитәкчелеге белән уртак эш нәтиҗәсе. 2018 ел ахырына алданган өлешчеләр исемлегендә тагын 210 кеше кала.

«Быел без шулай ук әлеге проблеманы хәл итүгә мөһим адымнар ясый алдык. Бу айдан «Евростиль» компаниясе 65/10 торак йорты «ФОН» компанияләр төркеменең тагын бер проблемалы объектын төзүгә кереште. 2019 елда «Профит» компанияләр төркеме проблемалы торак йорт төзелешен 65/06 адресында яңартырга планлаштыра. Без бу компанияләргә алданган өлешчеләр белән катлаулы проблеманы хәл итүгә кушылганнары өчен рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләде мэр.

Шул ук программа буенча «Яшьлек» торак районының 63 микрорайонында 1166 фатирлы тагын дүрт торак йорт төзелеше дәвам итә, аларны куллануга тапшыру 2019 елга планлаштырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен Чаллыда 300 мең кв.м. торак файдалануга тапшырыла. Быел «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча 17 яшь гаилә өй туе үткәрде. 11 ятим бала Татарстан Республикасы чикләрендә фатирлар сайладылар.

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 10:01