Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «РобоФест» робот техникасы буенча Европада иң эре Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Зәй, Урыссу, Болгар шәһәрләреннән 95 команда (250 дән артык катнашучы) катнашты.

Бер үк вакытта FIRST (АКШ) халыкара робот техникасы ярышлары өчен илкүләм финал булып торган «РобоФест» фестивале 2009 елдан РФ Мәгариф министрлыгы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә Олег Дерипаска фонды тарафыннан уздырыла. Аның максаты - мәктәп укучыларының техник фәннәргә һәм инженерлык һөнәрләренә кызыксыну уяту, шулай ук шәһәрнең техник югары уку йорты өчен абитуриентлар һәм производствонвң техник тармаклары өчен булачак белгечләр әзерләү.

Ярышлар алты категория буенча узды. Җиңүчеләр медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр һәм «РУ-Инжиниринг» фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар. Алар PROFEST X Бөтенроссия робот техникасы фестиваленең Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасы данын яклаячак. 

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 11:07