Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин Автозавод районының торак фондына хезмәт күрсәтүче подрядчы оешмалар җитәкчеләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, күпфатирлы йортлар Советлары рәисләре белән очрашты. Очрашу узып баручы елга йомгак ясауга һәм киләсе елга планнар билгеләүгә багышланган иде.

Ринат Абдуллин шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләрен җиткерде, 2019 елда КАМАЗ төзелеше башлануга 50 ел тулу уңаеннан күп санлы тантаналы чаралар узачагын билгеләп үтте: «Ел ремонт эшләре планында да, яңа объектлар төзү планында да бай булачак. 2019 ел белән бергә юбилей датасы тәмамланмый. Бүген Чаллыда өч-дүрт елга социаль объектлар төзү программасы әзерләнә».

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында Автозавод районы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Ренат Галиуллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2018 елның 21 декабренә шәһәр территориясендә 206 янгын теркәлгән, анда өч кеше һәлак булган, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Күпчелек очракта янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм мичләрне урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 16:32