Чәршәмбе, 27 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча полиция хезмәткәрләре оештырган балалар иҗаты ярминкәсе традициягә әйләнде. Анда ел саен махсус, коррекцион һәм гомуми белем бирү уку йортларыннан балалар коллективлары күбрәк катнаша. Аларның саны сигездән унөчкә кадәр арткан. Ярминкәдә 78 нче А. С. Пушкин исемендәге лицейның, 1нче балалар иҗат йортының, «Асылташ» социаль-тернәкләндерү үзәгенең, 67,68, 69, 87 коррекцион мәктәпләренең, шулай ук  7, 11, 30, 33, 40, 41 гомуми белем бирү мәктәпләренең яшь осталары үз кул эшләрен тәкъдим иттеләр.

Кул эшләнмәләренең оригинальлеге, башкару осталыгы берәүне дә битараф калдырмады. Ярминкәдән җыелган акчалар авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 10:44