Мы в социальных сетях

Журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясендә, закон бозу аша бүлеп бирелгән муниципаль җирләрне кире кайтару буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән бәйле сорауларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев җавап бирде.

 «50 гектардан артык җир участогы шәһәр милкенә кайтарылды. Ул өч  миллиард сумнан артык акча. Әлеге җир участоклары бүгенге көндә халык мәнфәгатьләренә эшли. Мәсәлән, 35 нче микрорайондагы кире кайтарылган җир кишәрлегендә хәзерге вакытта  балалар бакчасы төзелеп ята. Чулман проспектындагы спорт объектлары төзелешенә килгәндә,без җир участокларының берсендә көрәш сарае төзүне планлаштырабыз. Бу-Тантаналар сарае һәм чаңгы базасы арасындагы территория. Әлеге участок та законда каралган барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне бозу аша сатып алынган. Без аны билгеләнгән тәртиптә шәһәргә кайтардык. Объект шәһәр халкының күпчелегенә хезмәт итәчәк», - дип искә төшерде Чаллы мэры.

Шәһәр башлыгы шундый берничә участокта аквапарк һәм рус драма театры төзү планлаштырыла, дип өстәде.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 14:37