Мы в социальных сетях

Рязаньда 19-24 декабрьдә тхэквондо буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында "Кэмпо" көрәш мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Призлы урыннар алучылар:

1 урын - Зайцева Юлия, 62 кг га кадәр авырлык категориясендә,

3 урын - Кирсанов Сергей, 58 кг га кадәрле авырлык категориясендә,

3 урын - Лещев Роман, 63 кг га кадәр авырлык категориясендә,

3 урын - Ступакова Валентина, 73 кг га кадәр авырлык категориясендә.

Спортчылар Сергей Титов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Ярышларда Россиянең 46 регионы катнашты. Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы бишенче урынны алды.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 15:00