Мы в социальных сетях

Якын  арада 10 компания“Яр Чаллы” алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары булырга әзерләнә. Бу хакта журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясендә шәһәр мэры җиткерде. Өч сәгатьлек очрашу барышында шәһәр башлыгына бик күп сораулар бирделәр, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе турында да. Журналистлар якындагы елларга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе перспективалары белән кызыксынды.

Наил Мәһдиев алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе автокала икътисадын диверсификацияләргә мөмкинлек бирә торган корал буларак билгеләде: «Бу асылда, автокала үсеше өчен икенче сулыш. Беренче тарихи шанс – ул КАМАЗ иде. Леонид Брежневка заводны монда төзергә кирәк, дип ышандыра алган республика җитәкчелегенең ныклыгы нәтиҗәсе бу. Икенче шанс безгә бирелде. Нигездә, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән “Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алынды. Һәм бүген нәтиҗә бар: җирле бюджетка 33 млн сумнан артык керем салымы алынды, өч меңнән артык эш урыны булдырылды».

Мэр сүзләренә караганда, булачак потенциаль резидентлар – югары технологияле компанияләр. Хәзер алар автокалада эшчәнлек башлап җибәрүне хуплау өчен документлар әзерли. Билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы 2016 елның гыйнварыннан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алды. Хәзерге вакытта резидентлар саны-37.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 15:37