Мы в социальных сетях

Сәүдә кварталы һәм инжиниринг үзәге арасындагы территория Техник университет һәм тулай торак төзелешенә биреләчәк.

"Югары уку йортын төзү идеясе беренче тапкыр Яр Чаллыга Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров визиты барышында яңгырады. Ул “КАМАЗ” ГАҖнең 50 еллыгына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты. Бу идеяне Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Сергей Анатольевич Когогин хуплады", - дип шәрехләде автокала башлыгы Наил Мәһдиев.

Ул билгеләп үткәнчә, техник югары уку йорты КФУның Чаллы филиалы базасында төзеләчәк. Беренчел килешүләр бар инде, мәсьәләнең финанс ягы турында фикер алышына. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, шәһәргә югары квалификацияле кадрлар бик кирәк. «Мондый университеттан башка бездә техник кадрлар проблемасын хәл итеп булмый. Производстволар роботлар, эшкәртү үзәкләре белән тәэмин ителгән. Haier заводларында җитештерү дәрәҗәсе бик югары. Кадрлар әзерләү мәсьәләсе – иң мөһимнәреннән берсе», - диде мэр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 16А микрорайонындагы җир кишәрлекләре озак вакытлар Россия Федерациясе милкендә булган. Гомуми мәйданы 5,3 га булган ике җир кишәрлеге өлешләп төзүдә катнашучыларның проблемаларын хәл итү өчен Татарстан Республикасы карамагына тапшырылды.

Техник университет өчен гомуми массивтан 4 га мәйдандагы җир кишәрлекләре, уку корпусын һәм тулай торак бинасын төзү өчен резервланган.

Сишәмбе, 25 декабрь 2018, 16:13