Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, күпфатирлы йортлар Советлары рәисләре һәм Комсомол районының торак фондына хезмәт күрсәтүче подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

Ринат Абдуллин Яр Чаллының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләрен җиткерде.  Чыгыш барышында ул шәһәрдә йортларны, балалар бакчаларын, юлларны ремонтлау буенча планлы эш алып барылуын, яңа мәктәпләр төзелүен билгеләп үтте.

Башкарма комитет җитәкчесе үзенең докладында 2019 елда Комсомол районында республика проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә өч балалар бакчасы төзеләчәген ассызыклады.

Шулай ук Яңа ел чаралары чорында торак фондта янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Комсомол районы буенча ОДН башлыгы Руслан Устимов чыгыш ясады.

Цифрлы телевидениегә күчү турында Башкарма комитетның Транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов сөйләде.

Киңәшмә ахырында Ринат Абдуллин район халкы тарафыннан шәхси сектор юлларын ремонтлау, ЗЯБ бистәсен төзекләндерү һәм ташландык биналар турындагы сорауларга җавап бирде.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 09:43