Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Зөлфәт Мөхәммәтдин кызы Хәйруллина һәм Фәтхия Сөббух кызы Сөббухова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов җиткерде.

Зөлфәт Мөхәммәтдин кызы Хәйруллина Сарман районы Саклау-Баш авылында туа. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый, укуын Минзәлә муниципаль районында дәвам итә. 1950 елда Актаныш май заводында хезмәт эшчәнлеген башлый. 1954 елда кияүгә чыга. 1968 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы, Чаллының сөт заводында өлкән лаборант булып эшли.

Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Зөлфәт Мөхәммәтдин кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Фәтхия Сөббух кызы Сөббухова ТАССРның Тукай районы Иске Гәрдәле авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшчеләр булып эшли. 1952 елда кияүгә чыга һәм Минзәлә районының Югары Тәкермән авылына күченә, колхозда эшли. 1960 елда Яр Чаллы шәһәренә килә. Лаеклы ялга чыкканчы Чаллы шәһәренең ярдәмче мәктәбендә кече тәрбияче булып эшли.

Кызлар тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Фәтхия Сөббух кызы Бөек Ватан сугышы ветераны –тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 10:05