Мы в социальных сетях

Чаллы кызы Илмира Газизуллина физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында оештырылучы «Татарстанның Энҗе бөртеге-2018» конкурсында өченче урынны алды. ДЦП диагнозына карамастан, кыз спорт белән шөгыльләнә, коляскада баскетбол уйнау, рәсем ясау, сәйләннән үрү белән мавыга, сәяхәт итә.

Бүген аны ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән диплом һәм бүләкләр тапшыру өчен чакырдылар. Котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова тапшырды.


Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 08:41