Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрнең төп чыршысы утларын кабызды. “Азатлык” мәйданында Яңа ел программасы концерт белән башланып китте. Традиция буенча Кыш Бабай белән Кар Кызы чаллылыларның алкышлары астында чыршы утларын кабызып җибәрделәр.

Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәр халкын Яңа ел белән тәбрикләде. «Берничә көннән 2018 ел тарихта калачак. Өлкәннәр узып баручы елга күз салып, балаларның өлкәнәя баруын аңлый. Барыбыз да тагын берелга өлкәнәйдек һәм акыл тупладык, безнең нәтиҗәләр бар, алар турында горурлык белән сөйләргә була. Моңа юлларны ремонтлауны, ел саен бер мәктәп төзүне кертергә була. Алты яңа бакча төзибез. Шәһәрдә туучылар саны арта. Автокалада көн саен 30ар бала дөньяга килә. 2019 елда барыгызга да гаилә бәхете, иминлек, ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, бер-берегезне ихтирам итеп яшәвегезне телим», – диде мэр. 

 Чаллылылар рәхәтләнеп күңел ачты, боз сыннары янында фотога төштеләр. Яшь чаллылылар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Шулай ук ике агач һәм боздан эшләнгән тау куелды.

Ачылу тантанасыннан фотоларны Вконтакте рәсми төркемендә күрергә була.

 "Азатлык" мәйданында бәйрәм программасы чаллылыларны 31 декабрьдә дә көтә. Традиция буенча Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның яңа ел котлауларын турыдан-туры трансляция аша күрергә мөмкин булачак. 22:00 сәгатьтә салют аттырачаклар, аны бәйрәм видео дискотека һәм бию программасы белән дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 11:40