Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды. Бания Сәхипҗан кызы Шәйхетдинова Мөслим районы Кырын Тау авылында туа. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда туган авылында эшли.

1955 елда гаилә кора, пенсиягә чыкканчы кибеттә сатучы булып эшли, аннан соң Мөслим районының Ташлыяр авылына күченә. Ә 2012 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Бания Сәхипҗан кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, сигез оныгы, 11 оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 16:48