Мы в социальных сетях

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен ел саен үткәрелә торган «Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2018» күргәзмәсе ачылды. «МSSА» техник төркеме җитәкчесе Марсель Садыйков «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә җиңү яулады. Шәхси эшмәкәр Садыйков 14 ел дәвамында республика шәһәрләре һәм районнары өчен социаль әһәмиятле һәм мәдәни-массакүләм чараларны оештыруда һәм үткәрүдә техник ярдәм күрсәтә. Хәйрия чараларында актив катнаша. Әйтик, 2018 ел эчендә бизнесмен компаниясе йөздән артык чараларда катнашты, шуларның 12сен хәйрия нигезендә үткәрде. Эшмәкәр портфолиосында «Наше время-Безнен заман» иҗат яшьләре фестивале, «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея», «Созвездие –Йолдызлык», Алла Духованың TODES бөтенроссия бию фестивален үткәрү кебек эре республика чаралары бар.

Җомга, 28 декабрь 2018, 10:19