Мы в социальных сетях

Автозавод районында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре узды. 610 бала “Энергетик” мәдәният сараенда “Оле Лукойеның яңа ел төше...” бәйрәм тамашасына чакыру билетлары алды. “Камаз” мәдәният сараенда “Алиса яңа ел могҗизалары илендә” әкият-мюзиклында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган 225 бала кунакта булды. Моннан тыш, 60 яшь чаллылы “Орион” яшьләр үзәгендә “Космик сәяхәт” дигән яңа ел әкиятен карады.

Шулай ук балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы 13 бала, территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләреннән район администрациясенең Яңа ел чыршысында татлы бүләкләр алды. "Камминз Кама” предприятиесе белгечләре социаль авыр хәлдә булган 17 баланы яшәү урыны буенча тәбрикләделәр. "Заман” яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр советы физик мөмкинлекләре чикле балаларның өйләрендә булдылар.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 16:25