Мы в социальных сетях

Узган кич Казанда «Ел җитәкчесе - 2018» Республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. "Мин сезне алдынгыларга һәм артта калучыларга бүлмим. Минемчә, безнең искиткеч җитәкчеләр командасы - производство командирлары, алар ярдәме белән республика һәм гомумән, ил үсеш ала. Республика икътисады – безнең ил икътисадының җитди өлеше. Һәм без гамәлгә ашыра торган проектлар - гомумроссия масштабындагы проектлар".

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин  –  конкурс комиссиясе рәисе, комиссиянең конкурска  йомгак ясавын хәбәр итте. Катнашучылар исемлеге министрлыклар, ведомстволар, шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр, эш бирүчеләр берләшмәләре тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды. Конкурста катнашу өчен барлыгы 103 җитәкче тәкъдим ителде. Конкурс турындагы Нигезнамә нигезендә 85 җитәкче номинантлар булды.

"Инвестицион активлык өчен" номинациясендә "АКИБАНК" ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов, ә "Предприятиене цифрлы үзгәртеп кору өчен" номинациясендә "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары Ирек Гомәровны билгеләп үттеләр.

Лауреатларга алтын күкрәк билгеләре һәм конкурс дипломнары тапшырылды. Конкурс йомгаклары буенча республика һәм муниципаль органнарга, Милли китапханәгә җибәрелә торган истәлекле китап басылачак, ул шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.

                                                                    Фотоларны ТР Президенты матбугат хезмәте тәкъдим итте

Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 08:00