Мы в социальных сетях

25 нче мәктәптә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинның территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, күпфатирлы йортлар Советлары рәисләре һәм идарәче компанияләр, Үзәк районның торак фондына хезмәт күрсәтүче подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы булды. Ул узып баручы елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Ринат Абдуллин 2018 елда Чаллыда 113 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды, 345 эш төре башкарылды, дип билгеләп үтте. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлдә булган вакытта 2008 елдан 2018 елга кадәр 2 717 йорт ремонтланган.

Очрашу ахырында Ринат Абдуллин район халкының юллар, парковкалар ремонтлау, территорияне төзекләндерү белән бәйле сорауларына җавап бирде.

Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 10:10