Мы в социальных сетях

Чаллының 300 баласы-мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм активистлары, олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләре, уку алдынгылары республика Яңа ел чыршысында катнашты. Казанда «Татнефть-арена»да масштаблы бәйрәм программасы узды. Кунакларга «Әкиятләрнең кайтуы» исемле тамаша күрсәттеләр, аның төп геройлары-татар һәм рус әкиятләре персонажлары булды. Тамашада меңгә якын артист, эстрада җырчылары, спортчылар катнашты.

Традиция буенча балаларны котларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Тамашага кадәр ул сәләтле балалар – балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, федераль һәм республика конкурсларында һәм олимпиадаларда җиңүчеләр белән очрашты. Алар арасында Чаллы кызы – Мәрхәмәтлек Ордены лидеры, “Россия иреклеләре-2018” халыкара иреклеләр форумы призеры Алия Норова да бар иде. Ул республика, федераль һәм халыкара чараларны уздыруда катнашучы волонтерларга рәхмәт белдерде. Президент билгеләп үткәнчә, WorldSkills 2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионатында Казанда 3500 волонтер җәлеп ителәчәк.

Тамашачылар алдында Россиянең танылган җырчысы Юлия Караулова “Ышанмыйм”, “Хьюстон”, “Син андый түгел” җырлары белән чыгыш ясады.

Республиканың төп Яңа ел тамашасына бөтен Татарстаннан сигез меңгә якын бала килде.

Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 13:17