Гаризалар бүген республика премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган чираттагы утырышта каралды. «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең 38 нче резиденты «МетЛайн» ҖЧҖ булды. Компания сәнәгать төзелеш металл конструкцияләрен җитештерү белән шөгыльләнә. Аның ярдәмендә шәһәрдә 82 эш урыны барлыкка киләчәк, ә уртача хезмәт хакы 52 мең сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, утырыш барышында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең резидентлары составына кергән «Дарлетто» джемларын җитештерү буенча компаниянең җир кишәрлеге бирү турындагы гаризасы каралды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 15:26