Мы в социальных сетях

Үзәк районы ветераны Миңнегали Гаффаровка 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы ветераны юбилее уңаеннан  РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисе Владимир Ртищев та кушылды.

Миңнегали Гатаулла улы Алабуга районының Морт авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соң туган колхозында эшли. 1975 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына килә, анда пенсиягә чыкканчы шәһәр прокуратурасында Автозавод районы прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшли. Миңнегали Гаффаров "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 15:49