Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен 18/11 йорт ишегалдында яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.

Чараны шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән "Надежда-18" ТИҮ командасы оештырды.

Нык карлы булуга карамастан, өлкәннәр һәм балалар конкурсларда актив катнаштылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бергәләп яраткан җырларын башкардылар. Малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләрен Кыш бабай һәм Кар Кызыннан күңел ачу, чыршы тирәли әйлән-бәйлән һәм Яңа ел бүләкләре көтеп торды.

Бәйрәмдә "Шатлык"яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 17:21