Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда тантаналы шартларда Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат территориясендә урнашкан хоккей кортының рәсми ачылышы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

Автокалада бетон җирлектә һәм бортлы итеп эшләнгән 1800 кв. метр мәйданлы уникаль корт "Универсаль спорт мәйданчыклары төзү" дип аталган республика программасы ярдәмендә барлыкка килде. Җәй көне биредә баскетбол, волейбол, футбол уйнарга мөмкин, корт ясалма өслекле итеп җиһазландырылган. Моннан тыш, территориядә 150 урынга исәпләнгән трибуналар һәм ике җылытыла торган чишенү-киенү бүлмәләре бар.

Республика бюджетыннан корт төзү өчен 10 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Тагын 2,5 миллион сумнан артык акча биредәге киенү-чишенү бүлмәләрендә ремонт эшләре үткәрү һәм җиһазлар сатып алу өчен шәһәр бюджетыннан күчерелгән.

"Узган ел биредә ничек булганын сезнең һәркайсыгыз хәтерли һәм бүген монда нәрсә барлыкка  килүен яхшы күрәсез. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән спорт мәйданчыклары төзү программасы кабул ителде. Бүген сез республика программасының нәтиҗәләрен күрәсез. Әлеге мәйданчыкны тиешле бүлмәләр белән баету өчен бюджеттан өстәмә акча таптык. Һәр кеше: кем уйный, кем уенчылар өчен җан ата - барыгыз да бу яхшы бозны, хоккей мәйданчыгын бәяли алыр дип уйлыйм. Бу - 2019 елга яхшы бүләк һәм аннан тулысынча файдаланырга кирәк", - диде шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев чишенү-киенү бүлмәләрен карады һәм спорт объектының күп функцияле булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, шәһәр башлыгына ремонтка кадәр мәйданчыкның ничек күренүен күрсәттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хоккей кортында кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында беренче ярышлар да узды.

Җомга, 28 декабрь 2018, 13:21