Мы в социальных сетях

Бүген Җиңү паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады.

«Берничә көннән 2018 ел тарихта калачак. Өлкәннәр узып баручы елга күз салып, балаларның өлкәнәя баруын аңлый. Барыбыз да тагын бер елга өлкәнәйдек һәм акыл тупладык, безнең нәтиҗәләр бар, алар турында горурлык белән сөйләргә була. Моңа юллар ремонтлауны, ел саен бер мәктәп төзүне кертергә була. Алты яңа бакча төзибез. Шәһәрдә туучылар саны арта. Автокалада көн саен 30ар бала дөньяга килә. 2019 елда барыгызга да гаилә бәхете, иминлек, ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, бер-берегезне ихтирам итеп яшәвегезне телим», – диде мэр.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов барлык катнашучыларны да  якынлашып килүче  Яңа ел белән котлады. 

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты җырчылары һәм иҗат коллективлары, балалар хореография мәктәбе, 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе, Кыш бабайлар һәм Кар Кызлары парады чаллылыларга Яңа ел кәефе бүләк итте. Моннан тыш, циркачлар чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Бәйрәмдә район мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Яңа ел битлеге» конкурсына йомгак ясалды.

Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чара кунаклары өчен Яңа ел сувенирлары белән күчмә сәүдә оештырылды. Бәйрәм салюты барысына да күтәренке кәеф өстәде. 

Пәнҗешәмбе, 27 декабрь 2018, 19:27