Мы в социальных сетях

Үзәк районында тагын бер чыршы ачылды. Энтузиастлар бульварында беренче тапкыр шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко ярдәме белән урнаштырылган яшел 10 метрлы урман чибәре, төсле утлардан балкый. "Кызыл Тау" мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы, 13нче балалар сәнгать мәктәбе, 14 нче балалар сәнгать мәктәбе, "Шатлык" һәм "Нур" яшьләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгышы, шулай ук Политехник көллияттән күңелле аниматорлар аеруча бәйрәм кәефе тудырды.

Кыш бабайны көтеп, балалар һәм өлкәннәр Картиналар галереясе, "ДА-ДА" сәнгать мәктәбе, "Ал җилкән" балалар-яшүсмерләр клубы, Үзәк районның ТИҮ ассоциациясе, "Умырзая" ветераннар хоры тарафыннан оештырылган спорт һәм арт мәйданчыкларда күңел ачтылар.

Кыш бабай район халкы белән чыршы утларын кабызды, карнавал костюмнары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Чарада Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко катнашты. Кунаклар чаллылыларны бәйрәм белән котладылар, иминлек, сәламәтлек, ә укучыларга күңелле һәм актив каникуллар теләделәр.

Җомга, 28 декабрь 2018, 08:12