Комсомол районы хакимиятенең актлар залында шәһәр Советы депутатлары, хезмәт күрсәтүче һәм сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, идарәче компанияләр вәкилләре, районның территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре катнашында тантаналы чара узды. Администрация башлыгы Александр Кислов район территориясен төзекләндерү программаларын тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән предприятиеләрне билгеләп үтте, шәһәрнең торак фондын карап тоту буенча махсуслаштырылган предприятиеләренә һәм учреждениеләрнең иҗат коллективларына районда мәдәниятне үстерү өчен рәхмәт белдерде.
Рәхмәт хатлары белән «Сидоровский» паркында Яңа ел чыршысын бизәгән өчен «Профит» ҖЧҖ коллективы, шәһәр Советы депутаты, генераль директоры Марсель Мингалимов, «Кәгазьчеләр» микрорайонында Шәһәр Советы депутаты, «Сетевая компания» ААҖ филиалы коллективы генераль директоры Ленар Зарипов билгеләп үтелде.
Чарада шулай ук "Яңа ел открыткасы" бәйгесендә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 декабрь 2018, 08:32