Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе тәмамлана, аның кысаларында 400 гә якын Яңа ел бүләге җыелды.

Акцияне Шәһәр студентлар советы «КАМАЗ» ААҖ яшьләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, «Нур» яшьләр үзәге һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырды.

Бүләкләр җыю 10 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр барды. Чаллы студентлары тәкъдим иткән чарага шәһәрнең югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, мәктәпләр,  «КАМАЗ" ААҖ яшьләре бик теләп кушылды. Бүләкләр Кама балалар медицина үзәгендә дәваланучы балаларга тапшырылды. Шулай ук бүләкләрнең бер өлешен Яр Чаллы һәм Казан шәһәрендәге «муковисцидоз» диагнозы булган балалар алачак. 29 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә Үзәк районының күп балалы гаиләләрдән һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бүләкләр тапшырыла торган тагын бер чара үткәреләчәк.

Бүләкләр тапшыру кысаларында Шәһәр студентлар советы активистлары һәм 58 нче мәктәп укучылары көче белән Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында Яңа ел тамашасы әзерләнде.

Җомга, 28 декабрь 2018, 09:26